news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Казан Аҗдаһалары” Төнге хоккей лигасы чемпионнар Кубогы финалына чыкты

Ярымфиналда Татарстан башкаласы командасы буллит буенча Чиләбе “Центурион”ын отты.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Алексей Анисимов). “Казан Аҗдаһалары” командасы Төнге хоккей лигасының II чемпионнар Кубогы финалына чыкты. Ул Казанда Спорт сараенда уза.

Ярымфиналда Татарстан башкаласы хоккейчылары Чиләбе “Центурион”ы белән уйнады. Матч вакытында 2:4 исәбе белән артка калып барган мәйдан хуҗалары башта исәпне тигезләде, ә анна соң буллитлар сериясендә җиңү яулады. Финалда Казан комадасы “Нева Легионы” (Санкт-Петербург) – “Авто” (Екатеринбург) парының җиңүчесе белән уйнаячак.

Шулай ук II чемпионнар Кубогы кысаларында Казанда Төнге хоккей лигасы Йолдызлары Матчы узачак. Биредә Татарстан җыелма командасы һәм лига командалары катнашачак. Уен 25 февраль көнне 18.00 сәгатькә билгеләнгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100