news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан 90 ел элек республика башкаласы статусын алган

Казан шәһәре башлыгы урынбасары Людмила Андреева ТАССР оешуга 90 ел тулуның башкала өчен аеруча зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казан шәһәре башлыгы урынбасары Людмила Андреева ТАССР оешуга 90 ел тулуның башкала өчен аеруча зур әһәмияткә ия булуын ассызыклап, нәкъ менә 90 ел элек Казанның республика башкаласы статусын алуын билгеләп үтте.
Аның чыгышыннан күренгәнчә, Казан буенча хәйран гына эш башкарылган. Юбилей чаралары буенча махсус планы эшләнгән. Ул республика оешуга катнашы булган шәхесләрне хөрмәтләүне, башкала тарихы белән таныштыруны күз алдында тота. Алар шулай ук, республика оешу турында зуррак масштабта күзаллар өчен, архивларга да мөрәҗәгать иткән. “Безнең максат – Татарстан, шәһәр халкына шул елларның вакыйгалары турында сөйләү”, - диде ул, башкаланың тарих белән бәйле урыннарын барлап чыгуларын хәбәр итеп. Шулай ук вузларда, мәктәпләрдә, заводларда да чаралар үткәрү көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot