news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан 2035 елга Россия глобаль шәһәрләр исемлегенә керергә мөмкин

Стратегик эшләнмәләр үзәге башлыгы Кадочников фикеренчә, әлеге дәрәҗәне биш Россия шәһәре алырга мөмкин.

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”). Россиядә 2035 елга биш глобаль шәһәр барлыкка килергә мөмкин. Шул хакта Мәскәү финанс форумында Стратегик эшләнмәләр үзәге президенты Павел Кадочников әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Кадочников үз сүзендә 2025 елга кадәрге Ил пространство үсеше стратегиясе проектында Россия Икътисади үсеш министрлыгы 14 макротөбәкне аеруны тәкъдим итүен җиткерде. Шул ук вакытта Россияне бүтән дәүләтләр белән чагыштырганда беренче планга шәһәрләр чыга, диде ул.

Кадочников өстәп, хәзер Россиядә ике шәһәр – Мәскәү һәм Санкт-Петербург аерылып торуын әйтте. 2035 елга глобаль статуска Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Екатеринбург, Казан һәм Новосибирск ия булырга мөмкин.

Стратегик эшләнмәләр үзәге президенты шундый үзәкләр барлыкка килү икътисад үсешен нәтиҗәле тәэмин итәчәк, алар күрше төбәкләргә дә тәэсир итәчәк, дип белдерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100