Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан 2025 яки 2026 елда яшүсмерләр Олимпия уеннарын кабул итәргә мөмкин
Конкурста катнашу өчен гариза киләсе елның язында җибәреләчәк.
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). 2025 яки 2026 елда Татарстан башкаласы яшүсмерләр Олимпия уеннарын кабул итә ала. Бу хакта йомгаклау матбугат конференциясендә Татарстан спорт министры Владимир Леонов сөйләде.
«Безнең 2025, яки 2026 елда яшүсмерләр Олимпия уеннарын үткәрүгә гариза бирү өчен тулы киләсе ел бар. Даталар билгеле түгел, чөнки аларның регламенты үзгәрә — алар җәй белән кышны аерырга тели», - дип хәбәр итте Леонов журналистларга.
«WADA карарларын көтәбез һәм бу мәсьәләгә әйләнеп кайту өчен үзебезгә язга кадәр вакыт куябыз. Бездә федераль хезмәттәшләрдән башлангыч хуплау бар инде»,- диде Татарстан спорт министрлыгы башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз