news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан 2023 елда сәяхәтләр өчен популяр юнәлешләр исемлегенә керде

Казан 2023 елда сәяхәтләр өчен популяр юнәлешләр исемлегенә керде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2023 ел йомгаклары буенча Татарстан башкаласы Россия буйлап сәяхәт итү өчен популяр юнәлешләр арасында дүртенче урынга ия булды. Бу хакта россиялеләрнең кунакханә броньлау турындагы мәгълүматларны анализлаган «Туту.ру» хезмәте хәбәр итә.

Гомумән алганда, узып баручы елда сервис клиентларының 95,8 проценты — Россиягә, ә 4,2 проценты чит илләргә туры килгән. Шул ук вакытта 2022 елда броньлауның 92,4 проценты — Россия, ә 7,6 проценты чит ил шәһәрләренә туры килгән. Кунакханәләр һәм башка урыннарда туристлар гадәттә ике-өч төнгә тукталган.

Мәскәү лидерлар сафында — аңа 19,5 процентка якын бронь туры килә. Икенче позициядә 15,4 проценттан артык күрсәткеч белән Санкт-Петербург урнаша. Узган ел белән чагыштырганда бу шәһәрләр урыннарын алмашкан: 2022 елда беренче позиция төньяк башкалада иде. Өченче урында — 5,8 процент бронь белән Сочи курорт-шәһәре.

Казанга бронь күрсәткече 3,5 проценттан артыграк туры килә. Ә бишенче позициядәге Ростов-на-Дону шәһәренә — 2,3 проценттан артыграк. Сәяхәтләр өчен популяр юнәлешләр арасында шулай ук Түбән Новгород, Краснодар, Екатеринбург, Новосибирск, Калининград, Волгоград, Владивосток, Самара, Ярославль, Воронеж, Анапа, Тула, Хабаровск, Иркутск һәм Уфа шәһәрләре бар.

Чит ил юнәлешләреннән иң күп соралганы Беларусь һәм Төркия булып чыкты — аларга ихтыяҗның яртысы туры килә. Якын чит илләрдән шулай ук Казахстан, Әрмәнстан, Үзбәкстан, Абхазия һәм Грузия шактый популяр.

Европа илләреннән унлыкка Италия генә кергән (узган ел анда Финляндия дә булган). Тропик һәм субтропик дәүләтләрдән беренче унлыкка җиденче урынны саклап калган Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм унынчы урынга күтәрелгән Таиланд кергән.

Казан — кышкы чорда яшәү өчен иң кулай Россия шәһәрләре исәбендә. Шулай ук ул ил буенча иң популяр круиз юнәлешләре исемлегендә дә бар. Татарстан башкаласы шулай ук Россиянең кышкы яллар өчен беренче биш туристик урыны исемлегенә кергән.

Россия Президенты Владимир Путин төбәкләрдә эчке туризмны үстерүнең аеруча мөһим булуын билгеләп үтте. «Россиянең туристлык өлкәсен озак вакытлы, ышанычлы, нәтиҗәле үстерү өчен барысы да бар. Бу биниһая зур тарихи, мәдәни, табигый, рекреацион потенциал», — дип ышана дәүләт башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100