news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан 2018 елгы Дөнья чемпионатының иң кызыклы шәһәрләр өчлегенә кергән

Исемлекне Санкт-Петербург (54 процент тавыш) җитәкли, икенче урында - Мәскәү (12 процент), өченче - Казан (10 процент).

(Казан, 13 июль, “Татар-информ”). Татарстан башкаласы иң кызыклы мәдәни-истәлекле урыннар рейтингында өченче урынны алган. Бу хакта Tvil.ru торак броньлау сервисы хәбәр итә.

Рейтинг социаль челтәрләрдә туристлар арасында сорауштыру үткәрү нәтиҗәләре буенча төзелгән. Исемлекне Санкт-Петербург (54 процент тавыш) җитәкли. Икенче урында - Мәскәү (12 процент), өченче - Казан (10 процент). Лидерлар бишлеген Түбән Новгород (6 процент тавыш) һәм Калининград (5 процент) төгәлли.

2018 елгы Дөнья чемпионатының кызыклы мәдәни объектлары унлыгында Cочи (5 процент), Волгоград (4 процент), Екатеринбург (2 процент), Самара (2 процент) һәм Ростов-на-Дону (1 процент) да бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot