news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан 2018 елгы чемпионатта җанатарларның күңелен яулаган шәһәрләр өчлегенә кергән

Җанатарлар Сочи өчен иң күп тавыш биргәннәр.

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”). Татарстан башкаласы Футбол буенча дөнья чемпионаты җанатарлары яңадан килергә теләгән шәһәрләр рейтингында өченче урынны алган. Бу хакта Tvil.ru торак броньлау сервисы хәбәр итә.

Рейтинг социаль челтәрләрдә туристлар арасында сораштыру үткәрү буенча төзелгән. Казан өчен туристларның 11 проценты тавыш биргән. Җанатарлар иң күп өстенлекне Сочи (30 процент) шәһәренә биргән. Икенче урында Түбән Новгород (23 процент). Рейтингтагы шәһәрләр бишлеген Мәскәү (9 процент) һәм Самара (7 процент) төгәлли.

Икенче бишлектә Түбән Новгород, Калининград һәм Ростов-на-Дону, алар 5 процент тавыш җыйган, Екатеринбург 4 процент һәм Волгоград – 2 процент.

14 июньнән 15 июльгә кадәр Россиянең 11 шәһәрендә узган 2018 елгы Дөнья чемпионатында 3 миллионнан артык кеше булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100