news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан 2018 елда Россиянең туристлык шәһәрләре бишлегенә кергән

Төбәкләр арасында Татарстан 7 урынны били.

Казан 2018 елда Россиянең туристлык шәһәрләре бишлегенә кергән
Владимир Васильев

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Быел Татарстан башкаласы Россиянең иң популяр шәһәрләре бишлегенә керде. Тикшеренү нәтиҗәләрен ТурСтат аналитик агентлыгы ясый.

Рейтинг исемлеге башында Мәскәү, быел анда 23,5 млн турист булган, икенче урында Санкт-Петербург - 8,5 млн кеше, өченче урында Сочи - 6 миллоннан артык кеше. Казан 4 урында, ә Владивосток 5 урында, бу шәһәрләрдә 3 миллионнан артык кеше булган.

Гомумән Россиядә туристлар саны 60 миллионга якын, аларның 5 миллионы – чит ил туристлары. Бу узган елның шул чорына караганда, 7 процентка күбрәк.

Төбәкләр арасында Татарстан 7 урынны били. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ел нәтиҗәләре буенча Татарстан 3,4 миллион чамасы турист кабул итәчәк, турислар 15 процентка артачак дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100