news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан 2018 елда балалар белән сәяхәт итү өчен иң кулай саналган шәһәрләр рәтенә керде

Сәяхәтчеләрнең балалары белән Татарстан башкаласында үткәргән вакытлары уртача өч көн тәшкил итә.

Казан 2018 елда балалар белән сәяхәт итү өчен иң кулай саналган шәһәрләр рәтенә керде
архив/Султан Исхаков

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). Казан 2018 елда Россиянең балалар белән сәяхәт итү өчен популяр булган шәһәрләре арасында өченче урын алган. Бу хакта Tvil.ru торак броньлау хезмәте хәбәр итә.

Бу хезмәт биргән мәгълүматлар буенча, туристлар балалары белән Татарстан башкаласында уртача өч көн үткәргән һәм торак өчен тәүлегенә 3,7 мең сум түләгән.

Рейтингта беренче ике урынны Санкт-Петербург һәм Мәскәү алып тора. Дүртенче һәм бишенче урыннарда – Ростов-на-Дону һәм Краснодар. Иң күп вакытларын (4 көн ярым) балалы туристлар Петербургта үткәргән, ә аларның броньлаган иң кыйммәтле тораклары (тәүлегенә 3,9 мең) исә Мәскәүдә билгеләнгән.

Курорт, ял итү өчен кулай иң популяр шәһәрләр арасына исә Сочи, Феодосия (Көфе), Ялта, Евпатория һәм Анапа кергән.

Әлеге рейтинг гаилә белән яшәү өчен уңайлы булган отельләрне һәм апартаментларны броньлау хезмәтендәге мәгълүматларны анализлау нәтиҗәсендә төзелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100