news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан 2017 елгы Конфедерацияләр кубогын уздыруга 85 процентка әзер

Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры әлеге мәгълүматны жирәбә салу турниры алдыннан узган матбугат конференциясендә җиткерде.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Кирилл Шлыков). 2017 елның җәендә Казан үзендә абруйлы футбол турнирын – Конфедерацияләр кубогын кабул итәчәк. Әлеге турнирны Россиядә 2018 елда узачак ил чемпионатының генераль репетициясе дип тә атыйлар. Татарстан башкаласының әлеге зур чараларны уздыруга әзерлек дәрәҗәсе бүген 85 процентны тәшкил итә. Бу хакта жирәбә салу алдыннан узган брифингта Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов җиткерде.

«Инфраструктура ягыннан без тулысынча әзер. Номер фонды ФИФА таләпләренә туры килә, логистика эшләнгән, волонтерла программасы эшли. Киләсе елда без күнекмә базаларын реновацияләүгә керешәчәкбез. «Казан Арена» стадионы газоны шулай ук ФИФА куйган таләпләргә туры килә. Аның шулай икәнен биредә уйнаучы командалар да раслый», – дип сөйләде Владимир Леонов.

Татарстан башкаласында Конфедерацияләр кубогы вакытында 4 матч, шул исәптән ярым финал матчы да узачак. Россия җыелмасы Казанда 24 июньдә турнирның төркем этабы кысаларында уйнаячак. Безнең ил командасының көндәше бүген жирәбә салу нәтиҗәләре буенча билгеле булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot