news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан 2016 елда үзендә Европа чемпионаты уздыру хокукына конкурста катнаша

Җиңүгә өмет зурдан, җиңәрбез дип өметләнәм, диде бу мәсьәләдә мэр Илсур Метшин

 (Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан 2016 елда үзендә дзюдо буенча Европа чемпионаты уздыру хокукына конкурста катнаша.

Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин шул хакта белдереп, мондый гаять зур күләмле чаралар уздыруга заявка бирүгә без инде күнегеп беттек, чынлыкта, бу бик зур хезмәт һәм зур мөмкинлекләр, диде. Шулай булуга карамастан, андый чараларның безнең өчен мөһимлеген онытырга ярамый, чөнки, Казанның меңьеллыгыннан башлап 2013 елгы Универсиадага кадәр шәһәр матурайды, инфраструктура, кешеләр үзгәрде, югары уку йортларына Идел буе округыннан гына түгел, бөтен илдән шәп кадрлар җәлеп итүдә алга китеш бар, дип, зур чараларының шәһәргә уңай йогынтыларын барлады. “Татарстан башкаласы Европа чемпионатын үткәрүгә хокук яулауда чираттагы ярышка кереште. Җиңүгә өмет зурдан, җиңәрбез дип өметләнәм”, - диде бу хакта И.Метшин.

Шул рәвешле, Казан былтыр җәйге Универсиада, быел хай-дайвинг буенча дөнья Кубогы ярышлары үткәреп, бөтен дөньяның игътибарын үзенә җәлеп итте. 2015 елда спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын, 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионатының уеннарының бер өлешен уздырарга җыена, 2016 елда дзюдо буенча Еропа чемпионатын үткәрү хокукы алса, һәр елны диярлек бер зур спорт чарасы үткәрә булып чыгачак.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100