news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан 2009 елда Бөтенроссия “Студентлар язы” фестивален үткәрүгә дәгъва кыла

Казан 2009 елда “Студентлар язы” Бөтенроссия фестивале финалын Татарстан башкаласында үткәрүгә дәгъва кыла

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Кристина Иванова). Казан 2009 елда “Студентлар язы” Бөтенроссия фестивале финалын Татарстан башкаласында үткәрүгә дәгъва кыла. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Студентлар лигасы президенты Марат Бохараев белдерде.
Марат Бохараев бүген Волгоградка киткән Татарстан делегациясен җитәкләде, анда 17-22 май көннәрендә “Студентлар язы-2008” XVI Бөтенроссия фестивале узачак.
“Бөтенроссия фестивалендә төп бурычларның берсе – Россия яшьләр берлеге, федераль хакимият органнары белән 2009 елда Казанда “Студентлар язы” фестиваленең финалын үткәрү мөмкинлекләре турында сөйләшүләр алып бару, - дип хәбәр итте Марат Бохараев. – Шәһәребез моңа тулысынча әзер, хәер, фестивальдә катнашучыларны урнаштыруга бәйле проблема бар, әлбәттә. Казанда кыйммәтле кунакханәләр студет лагерьларына караганда күбрәк, әмма бу проблема хәл ителер дип уйлыйм”.
Россия “Студентлар язы” фестиваленнән соң бер атна үткәч 2013 елгы Универсиаданың кайсы шәһәрдә узачагы турында карар кабул ителчәк, - диде ТР Студентлар лигасы президенты. – Шунлыктан шәһәр тәҗрибә туплар өчен киң колачлы яшьләр форумнары үткәрү белән кызыксына”.
Марат Бохараев сүзләренә караганда, Казан мэриясе башлангычын ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы һәм ТР Хөкүмәте дә хуплаган. Ул 2009 елда Бөтенроссия фестивален үткәрү буенча төбәк оештыру комитетлары конкурсы игълан ителүен әйтте. “Рәсми рәвештә расланган нигезләмә буенча иң яхшы шартлар тәкъдим итүче төбәк җиңеп чыга. Дәгъвачылар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Кемерово өлкәсе бар”, - дип ассызыклады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot