news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан 2 млрд. сумлык облигацион заем урнаштырган, ләкин тәкъдим 4,5 млрд. сумлык булган

Бу исә инвестицион компанияләрнең Татарстанга, аның башкаласы Казанга ышанычы турында сөйли, дип белдерде мэр И.Метшин

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре җитәкчелегенең «дүшәбме киңәшмәсе»ндә мэр Илсур Метшин игълан иткәнчә, Казан 2 млрд. сумлык облигацион заем урнаштырган, ә тәкъдим, Казанның финанс бурычлары булуга карамастан, 4,5 млрд. сумлык булган. «Бу икътисади кризис чорында шәһәр Башкарма комитетының финанс идарәсе, «Банки Казани» банкы белән «Тройка Диалог» инвестицион компаниясенең уртак яхшы эше нәтиҗәсендә мөмкин булды. Безнең өчен ул бик кирәкле һәм бик урынлы финанс операциясе, чөнки Казанга эшлекле куларкадашлар җәлеп итү өчен бу уңай мисал санала», - дип белдерде мэр.  Аның сүзләренчә, Казанның заем урнаштыруы инвесторлар арасында зур кызыксыну уяткан һәм, таләп ителгән 2 млрд. сум урынына, 4,5 млрд. сум тәкъдим ителгән.  

Нәтиҗәдә, заемның ставкасы 2 елга, елына 12 процент белән (планлаштырылганнан 1 процентка түбән), шундый уңышлы итеп урнаштырылган. Бу исә, югарырак процентка алынган заемны каплап, шәһәр бурычының беркадәр өлешен түләргә ярдәм итәчәк, диде шәһәр башлыгы.

Россиянең башка зур шәһәрләреннән елына 13,25 процент белән килешкән Түбән Новгород белән чагыштырып, мэр Казанның бу мәсьәләдә уңышлырак шартларда булуын басым ясап әйтте.


news_right_1
news_right_2
news_bot