news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан, 100дән 93 балл җыеп, Россиянең тормыш сыйфаты югары булган шәһәрләр өчлегенә кергән

Татарстан башкаласы рейтингта эре шәһәрләрдән Мәскәү һәм Санкт-Петербургны узган.

(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ"). Казан Россия шәһәрләре тормыш сыйфаты рейтингына кергән. Россия Хөкүмәте карамагындагы Финанс университеты 2017 елда Россиянең эре һәм уртача шәһәрләрендә тормыш сыйфатын бәяләү проекты нәтиҗәләрен чыгарган.

Рейтингны төзүчеләр төп алты күрсәткечкә таянган: медицина хезмәте күрсәтү, юл хуҗалыгы, мәдәният һәм мәгариф, торак -коммуналь хуҗалыгы, хакимият эшчәнлегенә бәя һәм миграцион кәеф.

Мәгълүматлар социологик сораштыру ярдәмендә җыелган.

Татарстан башкаласы рейтингта эре шәһәрләрдән Мәскәү һәм Санкт-Петербургны узган. Казан, тикшеренүдә 93 балл җыеп, өченче баскычны яулаган.
Беренче урында - Төмән (100 балл), икенче урында - Грозный (99 балл). Топ-5леккә шулай ук Санкт-Петербург һәм Краснодар кергән.

Казан медицина хезмәте күрсәтү сыйфаты буенча 100дән 94 балл җыйган; юл хуҗалыгы буенча – 89 балл, мәдәният һәм мәгариф дәрәҗәсендә – 90 балл, торак -коммуналь хуҗалыгында – 78 балл, хакимият эшчәнлегенә бәя 54 балл булган. Миграцион кәеф башкалада 92 балл белән бәяләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100