news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казакстанда Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре үтә

Астанада Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында республиканың сәнгать осталары концерты үтте.

Казакстанда Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре үтә
http://mincult.tatarstan.ru

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Астанада Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында республиканың сәнгать осталары концерты үтте, дип хәбәр итә “Казинформ медиа” мәгълүмат агентлыгы. Концерт «ASTANA BALLET» театрында үткән. Мәгълүмати портал концерттан видеокадрлар да урнаштырган. Концертта Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан Нуры» халык уен кораллары оркестры, «Болгар кызлары» триосы, Алинә Шәрипҗанова, Илүсә Хуҗина һәм башкалар катнаша.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, шәһәр халкы һәм кунаклар өчен бай программа әзерләнгән. Аның фәнни өлешендә “Заманча дөнья мәдәнияте кыйммәтләре буларак матди булмаган мәдәни мирас”, “XXI гасырда казак – татар әдәбияты хезмәттәшлеген үстерү” дигән "түгәрәк өстәл"ләр узган. Аларның эшендә ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, халык шагыйре Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев, профессор, фәннәр докторы Хатыйп Миңнеголов һәм башкалар катнашкан.

Көннең беренче яртысында Астананың Шәһәр мәйданында Сабан туе үтте. Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында халык кәсепчелеге күргәзмәсе һәм “Бүгенге Татарстан” дигән фотокүргәзмә ачылган.

Бүген Казакстанның Костанай өлкәсендә республикакүләм Сабан туе уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100