Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казаклар авылында үрнәк гаиләләр катнашында «Җылы безнең гаилә учагы» кичәсе булды
Теләче районы Казаклар авылында Гаилә елына багышланган «Җылы безнең гаилә учагы» дип исемләнгән кичә булды. Кичәгә чакырылган районда яшәгән гаиләләр танышу тарихлары турында сөйләде. Шулай ук, «Теләче» район газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды.
«Соңгы вакытта бездә һәр елны аерым бер тармакка багышлап уздыру гадәткә керде. 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, Гаилә елына старт биреп, җылы очрашуга җыелдык. Районыбызның матур гаиләләре белән аралаштык. Бер уйласаң, кеше гомере бик кыска. Бу кыска вакыттан оста файдаланып, гомерне ничек итеп мәгънәле үткәрергә? Иминлекнең, кадер-хөрмәтнең ачкычы кем кулында? Кичәдә әлеге сорауларга җавап табарга тырыштык», - диде алып баручылар Зөлфия Ибраһимова һәм Мөнәвәр Мөхәммәдиев.
«Теләче информ» мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин әлеге чараны оештыруда ярдәм һәм теләктәшлек белдергән мәдәният хезмәткәрләренә, шушы җирлек халкына, «Теләче информ» мәгълүмат үзәге хезмәткәрләренә рәхмәт әйтте. «Һәр елны без төрле форматта язылучылар арасында нәтиҗә ясыйбыз. Быел Гаилә елы уңаеннан үрнәк гаиләләрне җыеп, бәйрәм оештырырга булдык», - диде ул.
«Илнур абыйны мин кешеләргә авырлык килгәндә беренче булып ярдәм кулы сузучы, киңәш бирүче кеше буларак беләм. Галя апа күп еллар колхозда хисапчы булып, үз эшен намус белән башкарды. Аларның гаилә нигезе – бар эшне киңәшләшеп эшләгәнгә, һәрвакыт таза, нык дип уйлыйм», - диде Зөлфия Ибраһимова Үзәк бистәсеннән Илнур һәм Галина Вәлиуллиннар турында. Татар һәм рус милләте кешеләре булсалар да, алар гаилә корып, дус-тату булып яшәүчеләре турында сөйләде.
Теләче районы Олы Нырсы авылыннан Мансур һәм Рауза Хитмәтовлар гаилә бәйрәменә шәҗәрә төзеп алып килгән. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыганда өй эше итеп шәҗәрә төзеп алып килергә куштылар. «Әтидән ишеткәннәрне һәм туганнардан сорап, шәҗәрә төзедем. Ирем Мансурның да туганнарыннан сорашып, шәҗәрә төзедек. Архивларга бармадык. Шәҗәрәне оныкларга да күрсәтәбез, алар да бик кызыксынып карый. Һәр гаилә әби-бабаларын белеп торырга тиеш», - диде Рауза Хитмәтова.
Кибәхуҗа авылыннан Рафилә һәм Рафил Хуҗиннар биш бала тәрбияләп үстерә. «Дүрт кызыбыз туды. Иптәшем: «Малай кирәк», - дигәч, тәвәккәлләдек. Бишенче балабыз малай булды. Биш бала алып кайтырга курыкмадык», - диде Рафил Хуҗина. «Ир – баш, хатын – муен, диләр. Муен кая борыла, мин дә шунда шул якка борылам», - диде Рафил Хуҗин.
«Мондый кичәләр бик кирәк. Шушы авыр заманда гаиләләрегезне саклап калган өчен һәрберегез алдында баш иям. Яшь парларны гаилә корырга чакырып калам, чөнки соңгы арада яшьләр арасында гаилә коруны аңлап бетермәүчеләр барлыкка килде. Никах укытып кына калмыйча, никахларын рәсми рәвештә теркәсеннәр иде», - диде Теләче районы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова.
Кичәдә Теләче районы Олы Нырсы авылыннан Мансур һәм Рауза Хитмәтовлар, Теләче авылыннан Сәлим һәм Ризәлә Галләмовлар, Олы Кибәхуҗа авылыннан Рөстәм һәм Гүзәлия Нәбиуллиннар, Иске Карабаян авылыннан Петр һәм Светлана Демидовлар, Үзәк бистәсеннән Илнур һәм Галина Вәлиуллиннар, Олы Кибәхуҗа авылыннан Рафилә һәм Рафил Хуҗиннар катнашты.
2024 елның беренче ярты еллыгына «Теләче» район газетасына язылучылар арасында төп приз – бозау булды. Иганәче – Иске Җөри авылында эшләүчеләр Галимбековлар гаиләсе (Тәбрис Галимбеков). 400гә якын квитанция килгән булган. Бозау – Тиләҗе авылыннан Резидә Сафинага эләкте. Районның почта бүлеге җитәкчесе Рафил Заһидуллин почта хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.
«Чараны оештыруда көчләрен, чыгымнарын кызганмаган иганәчеләребезгә рәхмәт әйтәсем килә. Бер бәйрәм дә алардан башка билгеләп үтелми. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйковка, Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗиповка, Кече Кибәхуҗа авылы җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллинга, «Агрогазсервис-Т» оешмасы, «Игенче» ширкәте җитәкчесе Рафис Яхин, Олы Кибәхуҗадан Рафил Хуҗин, «Теләче агрохимсервис» җәмгыяте җитәкчесе Ленар Хәкимов, Олы Кибәхуҗадан Гөлзидә Сөләймановага, «Академпродукт» оешмасы, print фотоательесына рәхмәтлебез», - диде Ленар Хуҗин.
- Гаиләләр белән әңгәмә «Интертат.татар» сайтында чыгачак. Бәйрәм кичәсендә Рада Әхмәтгаязова, Наилә Мөхәммәдиева, Илсөя Гыймадиева җырлады
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз