news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казакъстанда Татарстан Республикасы көннәре уздырылачак

Бәйрәм чараларында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә

  (Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). 19-20 сентябрьдә  Казакъстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәренә багышланган чаралар узачак.
ТР ның Казакъстандагы тулы вәкаләтле вәкиллеге сайтында хәбәр ителгәнчә, Астанадагы чаралар кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Казан мэры Илсур Метшинның катнашуы планлаштырылган.

Беренче бәйрәм көнендә 19.00 сәгатьтә Тынычлык сараеның Опера залында Татарстанның сәнгать осталары концерты узачак. Шулай ук шул ук көнне Рөстәм Миңнеханов Казакъстан Республикасы татарлар җәмгыяте вәкилләре белән очрашачак.

20 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә “Хан-Чатыр” сәүдә–күңел ачу үзәгендә Сабан туе, ТР сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе узачак. Сабан туе кысаларында Татарстан артистлары концерты, милли көрәш турниры узачак. Кукмара авылы ишегалдын оештыру планлаштырыла, анда һәркем татар милли ризыкларыннан авыз итә алачак.

Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре күргәзмә-ярминкәсендә икмәк-күмәч, сөт продукцияләре, казылык эшләнмәләре, балалар ризыклары, май, бал, алкоголь продукциясе, яшелчә, үсентеләр һәм кием-салым тәкъдим ителәчәк.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100