Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казакъстанда Татарстан егете йөк машинасында 2 поездга бәрелгән
Һәлакәттә егет һәлак булган, поездларга зыян килгән
(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”). 22 ноябрьдә Казакъстанда, Петропавловскидан 18 чакрым ераклыкта, Татарстан кешесе идарәсендәге ярымприцеплы “МАЗ” машинасы тимер юлда зур һәлакәт китереп чыгарган, дип хәбәр итте “24KZ”.
Тимер юл аша регулировкалы, ягъни семафорлы кичүдә автомобиль кызыл төскә чыгып, җөп санлы юлдан барган поезд белән бәрелешкән. “МАЗ” тепловозның 2 нче секциясенә килеп кергән, шуның нәтиҗәсендә, 24 яшьлек татарстанлы шофер шунда ук һәлак булган, буш 4 ярымвагон рельстан төшеп киткән. Йөк машинасын бәрелүдән борып аткан һәм берничә сенкундтан шушы машина белән пассажир поезды бәрелешкән. Әлеге поездның “Иркутск – Кисловодск” юнәлешендә җөп санлы юлдан барышы булган, машинист кичекмәстән туктатырга тырышса да,бәрелешүдән котылып булмаган. Пассажир поездының 15 вагоныннан 3се зарарланган. 494 пассажирның берсе дә әллә ни зыян күрмәгән. Аннары һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү буенча комиссия булдырылып, ул эшкә керешкән.
Казакъстанның интертеттан файдаланучылары ул урындагы кичүдә шлагбаум булмавына, юлга ком сибелмәвенә канәгатьсезлек белдереп язалар. Шушы зур һәлакәт чыгу сәбәпләренең берсе буларак алар бозлавыкны атый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз