Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казакъстанда беренче татар Интернет-радио эшли
Димәк, аның мөмкинлекләре дөньяның теләсә кайсы почмагына үтеп керә ала
Казакъстанның үзенчәлекле Интернет-радиосы татарларга кагылышлы һәм башка яңалыкларны туплап бирә, татар халык мәкальләрен русчага тәрҗемә ясап элә, фото һәм видеоматериаллар, Интернет-ресурслар адреслары тәкъдим итә, кулланучылар чатта аралаша, белдерү бирә, теләгән кешегә бушлай сәлам җибәрә ала һ.б.
Болардан тыш, анда Татарстан башкаручылары тәкъдим иткән татар җырлары, аеруча Казакъстанныкылар башкарган татар (ләкин моның белән чикләнергә исәпләре юк икән) җырлары шушы радиода онлай режимында яңгырый һәм соңгыларына өстенлек бирелә. Мәскәү вакыты белән сәгать төнге 1дән башлап һәртөнне татар халык җырлары яңгырый. Шулай ук кайсы җырны тыңларга теләсәң, радиога заказ да биреп, raffy@nur.kz адресы буенча үзеңә дә җырлар җибәреп була.
(Фотосурәтләр TMK.kz порталыннан алынды.)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз