Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казакъстан Татарстанга ашлык китерәчәк
Казакъстан Россиягә барлыгы 1,5 миллион тоннага якын ашлык кертәчәк
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Казакъстан бу сезонда Россиягә 1,5 миллион тоннага якын ашлык кертергә мөмкин, дип белдерде Казакъстан парламентының агросәнәгать комитеты рәисе Ромин Мадинов.
“Импортка кагылышлы сораулар юк, Россиягә ашлык күпме кирәк, шуның кадәр китерәчәкбез”, - дип ассызыклады Мадинов. Аның сүзләренә караганда, Татарстан һәм Башкортстан ашлык сатуга бәйле үтенеч белән мөрәҗәгать иткән инде. Дәүләт дәрәҗәсендә үтенечләр булдымы, дигән сорауга җавап биреп, Мадинов “төбәкләр үзләре килә икән, ихтыяҗ юк күрәсең”, дип белдерде. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
Россия һәм Казакъстанга Ерак Көнчыгышта гомуми ашлык терминалы булдырырга кирәк. “Россиягә Ерак Көнчыгышта 200-300 мең тонна сыйдырышлы ашлык терминалы төзү буенча уртак проект кирәк”, - дип ачыклык кертте Мадинов һәм болай дип өстәде: “Казакъстан үзенең акча салырга әзер икәнлеген берничә тапкыр күрсәтте инде, хәзер Россия үз сүзен әйтергә тиеш”.
Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен Ерак Көнчыгыш юнәлешендә ашлык китерүдә тарифларны киметү турындагы мәсьәләне хәл итү зарур. “Ул Россия өчен генә түгел, Казакъстан өчен дә булсын иде, - диде Мадинов. - Әгәр бу эш барып чыкса, ашлыкны чит илгә чыгару һәм азык-төлек иминлеге буенча Россия һәм Казакъстанның потенциалы сизелерлек артачак”, дип яза vesti.ru.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз