news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казакъстан Республикасының сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры урынбасары Республика клиник хастаханәсендә булды

Алексей Цой Республика клиник хастаханәсендә эшнең югары дәрәҗәдә оештырылганлыгын билгеләп үтте.

(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”). Казакъстан Республикасының сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры урынбасары Алексей Цой Республика клиник хастаханәсендә булды. Аны ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов һәм Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Гайфуллин озатып йөрде, дип хәбәр ителә министрлыкның сайтында.

Алексей Цой визиты барышында кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ пациентларны кабул итү-диагноз кую һәм баш мие кан әйләнеше бозылган пациентлар өчен бүлекләр эшен күздән кичергән.

Республика клиник хастаханәсен карап чыккач, кунак катастрофалар медицинасының ситуацион үзәгенең башка район клиникалары һәм хастаханәләре белән үзара элемтәдә тору тәртибе белән танышты.

Алексей Цой Республика клиник хастаханәсендә эшнең югары дәрәҗәдә оештырылганлыгын билгеләп үтте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot