news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казакъстан кунаклары Кол Шәриф мәчетендә булды

Очрашу вакытында ике ил халкына бәрәкәт, муллык сорап дога кылынды

 (Казан, 5 февраль, “Татар-информ”). Бүген Казакъстан Республикасы Премьер-министры Кәрим Масимов җитәкчелегендәге тугандаш республика делегациясе Казан кремлендәге Кол Шәриф мәчетендә татар халкының дини һәм мәдәни традицияләре белән танышты. Кунаклар белән бергә мәчеттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды.

Делегацияне җәмигъ мәчеттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алып озатып йөрде. Ул кунакларга мәчетне күрсәтте һәм биредә тәүлекләр дәвамында, бары намазга гына тукталып,  Изге Коръән китабы укылуы турында сөйләде.

Кунаклар Ислам мәдәнияте музеенда да булды. Монда алар татарлар язмышы, бабаларыбызның Ислам динен кабул итүенә бәйле тарихи сәхифәләр белән танышты.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кунаклар белән очрашу вакытында Коръән сүрәләре укыды, аннары ике ил халкына бәрәкәт, муллык сорап дога кылынды.

Очрашу ахырында Татарстан мөфтие ТР мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән Премьер-министр Кәрим Масимовка истәлек бүләге тапшырды, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Фотосурәтләр http://prav.tatarstan.ru/ сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot