Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казакъстан хоккейчылары уңышка ирешә алмады
Казакъстан хоккейчылары уңышка ирешә алмады
(Казан, 1 февраль, "Татар-информ", Руслан Мөхәммәтшин). Казакъстанның җыелма хоккей командасы шведлар белән "Ракета" боз мәйданында үткән матчта җиңүгә якын иде, әмма көндәшләренә ахырга кадәр каршы тора алмады. Нәтиҗәдә, уен 5:7 исәбе белән Швеция файдасына тәмамланды.
Беренче таймның тугызынчы минутында исәпне Магнус Мюрен биргән туптан Стефан Эриксон ачты. Тиз арада Казакъстанның җыелма командасы хоккейчысы Вячеслав Бронников көндәшләр капкасына җавап голы кертте. Тайм ахырына кадәр командалар тагын берәр гол кертте.
Казакъстанлылар өчен икенче тайм башы уңышсыз булды. Команда шведлар капкасына өч гол кертүгә иреште. Казакъстан хоккейчыларына 5:4 исәбе белән үз уңышларын ныгытырга кирәк иде, әмма матч тәмамланырга 10 минут кала уен кагыйдәләрен бозган өчен штрафка Александр Дрягин чыгарылды. Нәтиҗәдә, Казакъстанның җыелма командасы шведлар басымын кире кага алмады. Стефан Эриксон - ике, Йохан Андерсон бер туп кертте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз