news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казакъстан делегациясе Казан Бердәм исәп-хисап үзәгенең эш тәҗрибәсе белән танышырга килде

Казакъстан делегациясе Казан Бердәм исәп-хисап үзәгенең эш тәҗрибәсе белән танышырга килде

(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Денис Тихонов). Бүген Казанга ике көнлек сәфәр белән Астана коммуналь хезмәт белгечләреннән торган делегация килде. Казакъстан белгечләре Татарстан башкаласына “Казан шәһәре бердәм исәп-хисап үзәге” Муниципаль унитар предприятие эше белән танышырга ниятли.

“Казан шәһәре бердәм исәп-хисап үзәге” МУП Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе 2006 елның 28 февралендә кабул иткән “Казан шәһәре бердәм исәп-хисап үзәге” МУП төзү турында” 308нче санлы һәм 2006 елның 4 апреле ндәге “Казан шәһәре торак-коммуналь өлкәсендә исәп-хисаплар системасы турында” гы карарлары нигезендә төзелгән. Бердәм исәп-хисап үзәге эшчәнлегенең төп төрләре - коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр күчерү, счет-фактуралар формалаштыру, халыктан түләүләрне җыю һәм аккумуляцияләү, җыелган акчаларны хезмәт җибәрүчеләргә бүлү. Өстәвенә, Бердәм исәп-хисап үзәге торак милекчеләре ширкәтләре һәм торак-төзелеш кооперативлар өчен коммуналь хезмәтләр җибәрүчеләр белән исәп-хисап алып бару хезмәтләрен тәкъдим итә. Хәзерге вакытта торак-коммуналь участоклары базасында Бердәм исәп-хисап үзәгенең 44 территориаль бүлеге оештырылган. Аларның алтысы бүгенге көндә барлык эстетик һәм технология таләпләргә туры килүче заманча офис үрнәгендә. Казан Бердәм исәп-хисап үзәге алга таба барлык территориаль структураларда да бердәм сары-яшел стильдә реконструкция үткәрергә һәм заманча техника белән тәэмин итәргә ниятли.

“Россиянең башка шәһәрләре тәҗрибәсен өйрәндек, - дип билгеләп үтте «Астанаэнергосервис» компаниясе идарә рәисенең коммерция буенча урынбасары Алексей Репин. – Казан Бердәм-хисап үзәге эшендә бердәм счет-фактура кызыксыну уятты. Шулай ук идарәче компания эше һәм бүлекләрдәге сервис та безнең өчен кызыклы. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казанда Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә түләү клиентлар өчен уңайлы итеп эшләнгән”. “Казанда Бердәм-хисап үзәге уңышлы эшләнгән, - дип хәбәр итте “Казан шәһәре бердәм исәп-хисап үзәге” МУП директоры урынбасары Артем Сироткин. – Ул башка төбәкләрдә дә кызыксыну уятты. Ел башыннан безнең учреждениенең эше белән танышырга Сыктывкар, Краснодар, Каспийск, Томск һәм Санкт-Петербургтан килделәр. Якын арада Мәскәү белгечләрен көтәбез. Казакъстаннан делегация сәфәре халыкара инде. Хезмәттәшләребезнең безнең белән кызыксынулары сөенечле хәл”.

Казакъстан делегациясе сәфәре кысаларында кунакларда структура турында гомуми тәэсирләр булсын өчен Казан Бердәм исәп-хисап үзәгенең кайбер территориаль бүлекләрендә булу каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot