Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казахстанның зур төзелеш холдингы Татарстанда үз филиалын ачарга тели
Татарстан Президенты һәм BI Group Engineering холдингының идарә рәисе төзелеш индустриясендәге хезмәттәшлек хакында фикер алышты.
(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстан территориясендә Казахстанның иң зур төзелеш холдингларыннан берсе - BI Group Engineering компаниясенең филиалы ачылырга мөмкин. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов (ул Казахстанга эш сәфәре белән килде) һәм BI Group Engineering төзелеш холдингының идарә рәисе Әсхәт Омаров төзелеш индустриясендәге хезмәттәшлек хакында фикер алышты.
Аерым алганда, очрашуда инфраструктура төзелеше өлкәсендәге хезмәттәшлек хакында сүз барды. Казахстан холдингының Татарстанда үз филиалын ачарга ни дәрәҗәдә әзер булуына килгәндә, хәзерге вакытта моның мөмкинлекләре өйрәнелә.
- BI Group Engineering – зур төзелеш холдингы, Казахстанның күчемсез милек базарында лидер. Бүгенге көндә компания тарафыннан 4 миллион квадрат метрдан артык күчемсез милек сафка бастырылган, 2 мең чакрымга якын - автомобиль, 700 чакрым тимер юл салынган. Холдинг эшчәнлегенең төп юнәлешләре – сәнәгать, инфраструктура һәм юллар төзелеше.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз