news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанның яңа президенты Астана шәһәрен Нурсолтан дип үзгәртергә тәкъдим итте

Аның фикеренчә, өлкә үзәкләрендә үзәк урамнар да илнең беренче Президенты исемен йөртергә тиеш.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”). Казахстанның яңа президенты Касым-Жомарт Токаев, илнең беренче президенты Нурсолтан Назарбаев исемен мәңгеләштереп, Астана шәһәрен Нурсолтан дип үзгәртергә тәкъдим итте. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

"Без аның исемен мәңгеләштерергә тиеш. Бөек замандашыбыз, Казахстан Республикасының беренче президенты Нурсолтан Абишевич Назарбаев исемен мәңгеләштерергә кирәк дип саныйм: безнең башкалабыз беренче президентыбыз исемен йөртергә һәм Нурсолтан дип аталырга тиеш", - диде Токаев чәршәмбе көнне Казахстан халкына ант бирү барышында.

Моннан тыш ул Казахстанның өлкә үзәкләрендә үзәк урамнар илнең беренче Президенты исемен йөртергә тиеш дип саный. Ул шулай ук Астанада (Казахстан башкаласы) Назарбаев хөрмәтенә монумент куярга тәкъдим итте.

Чәршәмбе көнне Токаев Назарбаевка "Халык каһарманы" исемен бирде. "Казахстанның беренче президенты - юлбашчысы Нурсолтан Назарбаевка "Алтын йолдыз" аерым хөрмәтләү билгесе, бәйсез Казахстан төзелешенә, икътисади һәм социаль үсешенә салган хезмәте өчен "Халык каһарманы" исемен бирергә", - диде ул чәршәмбе көнне Астанада узган парламент палаталарының уртак утырышында.

  • 19 мартта Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев отставкага китүен хәбәр итте.
  • 20 мартта Касым-Жомарт Токаев Казахстан президенты вазифасына кереште. Парламент палаталарының уртак утырышында президент ил халкына ант бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100