Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казахстанның татар үзәге рәисе Җәннәт Низаметдинова хәйрия эшчәнлеге өчен бүләкләнде
"Дуслык" татар мәгариф-мәдәният үзәге рәисе Казахстан Халыклары ассамблеясы бүләгенә лаек булды.
(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”) Казахстанның “Дуслык” татар мәгариф-мәдәният үзәге рәисе, республиканың Татарлар һәм башкортлар ассоциациясе вице-президенты Җәннәт Низаметдинова хәйрия эшчәнлеге өчен Казахстан Халыклары ассамблеясы бүләгенә лаек булды. Бу хакта Татарстанның Казахстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Ақ орамал" Әниләр советының Сәмәй атом-төш полигоны ябылуга 25 ел тулу уңаеннан быел җәй оештырылган хәйрия акциясендә катнашкан өчен Җәннәт Низаметдинова Казахстан Халыклары ассамблеясе рәисе Нурсултан Назарбаев имзалаган Рәхмәт хаты һәм истәлекле сын белән бүләкләнде.
Казахстанда үткәрелгән әлеге акциядә 500 хатын-кыз катнашкан булган, бер көндә алар 23 миллион тәңгә акча җыеп, нәтиҗәдә 8 мең кешегә ярдәм күрсәтә алган.
Ярдәм кулы сузган гүзәл затлар арасыннан 50 хатын-кыз Рәхмәт хатларына ия булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз