news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанның татар галиме Гриф Хәйруллин «Туфаниада» китабы өчен 365 шигырь язган

Гриф Хәйруллин татар язучысы Туфан Миңнуллинның «Тормышым-булмышым» китабыннан илһам алган: анда елдагы һәр көнгә, барлыгы 365 афоризм язылган.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Казахстанның Алмата шәһәрендә Яңа ел алдыннан галим, язучы Гриф Хәйруллинның ике китабы киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителде. Алар — «Татары мы» һәм «Туфаниада» дип атала. Әлеге вакыйга турында Казахстанның Татар һәм башкорт конгрессы рәисе Тәүфикъ Кәримов конгресс сайтында хәбәр итте.

Гриф Хәйруллинның иҗади тәһәллүсе бар — ул үзенең әдәби әсәрләрен һәм тарихи хезмәтләрен Тимер Заһит исеме белән бастыра. Аның татарлар тарихына багышланган китаплары бихисап. «Татары мы» китабында төрле фәнни форумнарда ясаган чыгышлары тупланган.

«Туфаниада» китабы — аеруча үзенчәлекле иҗади хезмәт. Гриф Хәйруллин татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның «Тормышым-булмышым» китабыннан илһам алган. Әлеге китапта Туфан Миңнуллин елдагы 365 көннең һәрберсенә бер афоризм язган булган. Гриф Хәйруллин исә шул афоризмнардагы фикерләрне дәвам итеп, һәркайсына үз шигырьләрен иҗат иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100