news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанның Төркестан шәһәрендә XII Халыкара төрки шигърият фестивале уздырыла

2015 елның 1-4 октябрь көннәрендә төрки дөнья шагыйрьләрен Казан шәһәре кабул иткән иде.

(Казан, 19 декабрь, "Татар-информ", Сания Әхмәтҗанова). Иртәгә, 20 декабрьдә, Казахстанның Төркестан шәһәрендә XII Халыкара төрки шигърият фестивале башланып китә. Ул 3 көн – 22 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итте.

Төркия Язучылар берлеге тарафыннан оештырыла торган фестиваль беренче тапкыр1992 елда - Госманлы дәүләтенә нигез салынган Бурса шәһәрендә үтә. Әлеге шигъри җыен төрки дөнья тормышындагы иң эзлекле, дәвамлы һәм нәтиҗәле чараларның берсенә әверелә.

Фестивальнең максаты - узган гасырларда ук исемнәре мәңгеләшкән төрки шагыйрьләрнең иҗатын хәтердә яңарту, бүгенге төрки галәмендәге шигырь остазларын бергә җыеп, әдәби күтәрелешкә яңа омтылыш булдыру, җирлек тудыру.

Фестиваль 2 елга бер тапкыр үткәрелеп килә. 23 ел дәвамында шигырь бәйрәме  Казахстан, Төрекмәнстан, Кипр, Франция, Кырым, Македония, Азербайҗан, Косово, Кыргызстан кебек мәмләкәтләрдә зур уңыш белән уза.

Исегезгә төшерәбез: 2015 елның 1-4 октябрь көннәрендә төрки дөнья шагыйрьләрен Татарстан - Казан шәһәре  кабул итте. Шигъри җыенда 25 мәмләкәттән 100гә якын шагыйрь катнашты. Фестивальнең җиңүчеләренә Габдулла Тукай, Рәми Гарипов, Сөләйман Солтан исемендәге олы бүләкләр тапшырылды. Төрки каләм осталарының Идел буйлап Болгарга сәяхәте оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100