Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казахстанның Төркестан шәһәре 2017 елда төрки дөньяның башкаласы булачак
Бу хакта ТӨРЕКСОЙ оешмасы җитәкчелеге Әзербайҗанда уздырылган утырышта игълан итте.
(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). ТӨРЕКСОЙ оешмасы даими Советының Әзербайҗанда узган XXXIV утырышында 2017 елда дөньяның төрки башкаласы игълан ителде. Киләсе елда төрки башкала - Казахстанның Төркестан шәһәре булачак. Бу хакта ТӨРЕКСОЙ рәсми сайты turksoy.org хәбәр итә.
Ефәк юлында урнашкан бу шәһәр төрки дөньяның күренекле акыл иясе Хуҗа Әхмәт Ясәви исеме белән бәйле. Аның кабере биредә, 1992 елда ачылган Халыкара казах-төрек университеты аның исемен йөртә.
Шулай ук 2017 ел Әзербайҗанның танылган шагыйре тууына 300 ел тулуга - Молла Пәнаһ Вакиф елы дип тә игълан ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз