news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанның Сәмәй шәһәрендә «Татар кызы-2019» конкурсында җиңүчене ачыкладылар

«Мисс Татар кызы-2019» номинациясендә 6нчы мәктәп-гимназиянең 4 сыйныф укучысы Галиулина София җиңде.

Казахстанның Сәмәй шәһәрендә «Татар кызы-2019» конкурсында җиңүчене ачыкладылар
tatar-congress.org

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Казахстанның Сәмәй шәһәрендә «Татар кызы-2019» шәһәр конкурсы узды. Ул Татар үзәге педагогы, остазы, активисты Байморатова Хәдичә Вәли кызын искә алуга багышланган иде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйгене Камилия Исмаилова җитәкчелегендә «Көнчыгыш-Казахстан өлкә Татар иҗтимагый үзәге» оештырды.

Бәйгенең максаты - татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, әхлакын, телен ачу; алга таба да татарларның югары культуралы һәм бай тарихының уңай имиджын ныгыту.

Һәр катнашучы җиңүгә лаек иде. Барлык катнашучыларга да «Иң мөлаем», «Хуҗабикә», «Иң акыллы», «Җырчы», «Иң талантлы», «Сандугач» кебек төрле номинацияләр буенча дипломнар бирелде, ә «Мисс Татар кызы-2019» номинациясендә 6нчы мәктәп-гимназиянең 4 сыйныф укучысы Галиуллина София җиңде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100