news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казахстанның Семей шәһәрендәге аэропортка һәм мәктәпкә Абай исеме биреләчәк

Киләсе елда Казахстан Абайның 175 еллыгын бәйрәм итәчәк.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Казахстанның Семей шәһәрендәге аэропортка һәм мәктәпкә Абай исеме биреләчәк. Бу турыда Семей шәһәренең мәгълүмат үзәгенә сылтама белән «Казинформ» мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Семейда яшәүчеләрнең шәһәр аэропортына Абай исемен, ә Семей мәгариф оешмаларына күренекле шәхесләрнең исемнәрен бирү турындагы тәкъдиме өлкә ономастика комиссиясе һәм депутатлары тарафыннан хупланды. 

Документлар республика ономастика комиссиясенә җибәрелгән. Киләсе елда бөтен Казахстан Абайның 175 еллыгын бәйрәм итәчәк. Шул уңайдан өлкәдә 500дән артык чара узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot