news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанның Семей шәһәрендә балалар Сабан туе була

Ул "Рухи яңгырау" программасы кысаларында уздырыла һәм балаларны Халыкара яклау көненә, Астананың 20 еллыгына багышлана.

(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). Бу минутларда Казахстанның Семей шәһәре Үзәк ял паркында балалар Сабан туе бара. Ул "Рухи яңгырау" программасы кысаларында үткәрелә һәм балаларны Халыкара яклау көненә, Астананың 20 еллыгына багышлана. Бу хакта җирле татар оешмасы вәкиле Диләнүр Ахунҗанова хәбәр итә.
 
Чарада 20 дән артык иҗади мәйданчыклар тәкъдим ителә. Бәйрәмдә Татар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары концерт программасын тамаша кылырга, милли спорт уеннарында, халык биюләренә, кул эшләренә өйрәтә торган мастер-классларда, "Милли хәзинә" өстәл уенында, татар халык әкиятләрен укуда катнашырга мөмкин. Шулай ук кунакларга күргәзмәләр, милли стильдә эшләнелгән фотога төшү мәйданчыклары, уеннар тәкъдим ителә. Татар әкиятләре герое Шүрәле дә балаларның күңелен күрәчәк. 
 
  • Бәйрәмнең төп максаты- Казахстанда яшәүче халыкларны балаларга яраклаштырылган Сабан туе һәм  татарларның мәдәнияте, тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары  белән якыннан таныштыру.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100