news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанның Сәмәй шәһәрендә Габдулла Тукайга багышланган бәйрәм узган

Бәйрәмне шулай ук туган телгә багышладык, ди оештыручылар.

(Казан, 22 апрель, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген Казахстанның Сәмәй шәһәрендә Г.Тукай мемориаль комплексында бөек татар шагыйренең туган көненә һәм туган телгә багышланган бәйрәм узган. Бу хакта "Татар-информ"га Сәмәй татарлары җәмгыяте вәкиле Диләнур Ахунҗанова хәбәр итте.

Чараны оештыручылар - "Хак" Иртыш буе татарлары һәм башкортлары ассоциациясе, шул берлеккә кергән Татар сәнгать мәктәбе, "Мирас" татар яшьләре берлеге, "Кечкенә Апуш" балалар һәм олылар клубы.

Бәйрәмдә Татар сәнгать мәктәбе укучылары, Сәмәй шәһәре мәдәният йортында эшләп килүче "Истәлек" фольклор-этнографик ансамбле һәм "Иртыш моңнары" җыр ансамбле, Сәмәй шәһәре татарлары белән беррәттән, башка милләт вәкилләре дә чыгыш ясады, ди оештыручылар. "Еркежан Асаинова исемле казах кызы флейтада Рөстәм Яхинның ноктюрнын уйнады. "Кечкенә Апуш" клубы әле 4 мартта гына оешкан иде, бу бәйрәмдә аларның беренче иҗат җимешләрен күрә алдык. Алар Тукайның "Гали белән Кәҗә", "Бала белән Күбәләк" шигырьләренә инсценировкалар күрсәтте, шул рәвешле барыбызны да бик куандырды. Музыкант, халыкара конкурслар лауреаты Илдар Абдуллов баянда уйнады. Кытайдан Казахстанга күченеп кайткан Фәрдәният Кәримов "Кисекбаш"тан өзек укыды, ул аны Кытайда мәктәптә укыганда өйрәнгән булган", - дип сөйләде Ахунҗанова.

Тукайны искә алу көненә "Хак" Иртыш буе татарлары һәм башкортлары ассоциациясе җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы, композитор Габделхак Ахунҗанов укучылары белән чыгыш ясаган. Шагыйрь Евгений Титаев белән берлектә "Влюбленный Тукай" дип аталган җыр да тәкъдим иткәннәр.

"Программабыз туган телгә дә багышланган иде, шуңа да тамашачыларның татар мәкальләрен белү дәрәҗәсен тикшереп, кызыклы викториналар үткәрдек, халыкка уеннар оештырдык", - дип сөйләде оештыручылар. Бәйрәмгә барлыгы 70ләп кеше килгән. 

Җыелган халыкны бәйрәм белән котларга Татар иҗтимагый үзәге һәм Сәмәй шәһәр администрациясе вәкилләре дә килгән. 

Бәйрәм "Туган тел" җырын күмәк башкару һәм Тукая һәйкәленә чәчәкләр кую белән тәмамланган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100