news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанның Россиядәге Сәүдә вәкиле Татарстанга килде һәм Песошин белән очрашты

Нурлан Борамбаев республиканың сәнәгать һәм икътисади потенциалы һәм җирле предприятиеләр җитештерә торган продукция белән танышачак.

Казахстанның Россиядәге Сәүдә вәкиле Татарстанга килде һәм Песошин белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казахстанның Россиядәге сәүдә вәкиле Нурлан Борамбаев белән очрашты. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Хөкүмәте Йортында узган очрашуда республика сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, Казанда Чит ил эшләре министрлыгы вәкиле Радик Вахитов һәм башкалар катнашты.

Татарстанга сәфәр вакытында Борамбаевны зур эшлекле программа көтә, диде Алексей Песошин. Ул төбәкнең сәнәгать һәм икътисади потенциалы һәм җирле предприятиеләр җитештерә торган продукция белән таныша.

Республика Премьер-министры Казахстан Сәүдә вәкиленә Татарстанның төп тармаклары — нефть чыгару, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү, шулай ук машина төзелеше кластеры турында сөйләде.

Нурлан Борамбаев Казахстан һәм Татарстан бизнесы арасында элемтәләрне ныгытырга һәм агросәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләрен өйрәнергә тәкъдим итте. Татарстан Республикасыннан сәнәгать продукциясенең зур ассортименты Казахстанга китерелә инде, диде сәүдә вәкиле.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100