news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казахстанның Нур-Солтан шәһәрендә тулай торакта янгында 26 кеше зыян күргән

Зыян күрүчеләр арасында балалар да бар.

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Бүген иртән Казахстанның Байконыр районыныда тулай торакта чыккан янгында зыян күрүчеләр саны 26 кешегә кадәр арткан. Алар барысы да исле газ белән агуланган. Бу турыда «Казинформ» агентлыгы хәбәр итә.

  • Казахстан Эчке эшләр министрлыгының Гадәттән тыш хәлләр комитеты бүген иртән биш катлы тулай торакның икенче катында 20 кв метр мәйданда янгын чыгуы турында хәбәр итә. Янгын сүндерелгәч, 20 кеше, шул исәптән 14 бала медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

Гадәттән тыш хәл урынына шәһәр мэры Бахыт Солтанов килгән һәм тулай торакта яшәүчеләр белән очрашкан. Ул тиешле органнарга зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтергә, шулай ук гадәттән тыш хәлне тикшерү буенча комиссия төзергә йөкләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot