news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанның Костанай шәһәрендә узган “Татар кызы” бәйгесе җиңүчесе билгеле булды

Тәүге тапкыр үткәрелгән гүзәллек һәм зирәклек бәйгесендә Динә Габдрахманова беренчелекне яулады.

Казан, 19 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Узган шимбәдә Казахстанның Костанай шәһәрендә беренче тапкыр “Татар кызы” бәйгесе узды. Анда иң гүзәл һәм зирәк кыз дип Динә Габдрахманова табылды. Бу хакта Костанай Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Татар-информ" алдан язганча, финалда 7 кыз катнашты. Алар чигүдә һәм токмач кисүдә көч сынашты. Финалда исә кызларның татар телен, мәдәниятен, Татарстан тарихын белү дәрәҗәсе тикшерелде.

Шулай ук туташлар аш-суга осталыкларын да күрсәтте: төрле формадагы чәкчәкләрне жюри хөкеменә тапшырды. Татарча җыр-биюләр, нәфис сүз чыгышлары катнашучыларны иҗади яктан ачты. Бәйгенең “дефиле” өлешендә исә кызлар милли костюмнардан чыгыш ясады.

Төп бүләкне алган Динә Габдрахманова булачак гид-тәрҗемәче. Сәяхәт итәргә, учак янында җырлар башкарырга ярата. Вокал белән кызыксына, татар, башкорт, казах телләрен камил белә.

Бәйгедә “Иң сәләтле”, “Иң сылу”, “Иң оста”, “Иң яхшы хуҗабикә” кебек номинацияләрдә дә җиңүчеләр бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100