news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанның Костанай шәһәрендә беренче тапкыр "Татар кызы" бәйгесе уза

Финал 17 мартка ниятләнгән.

 (Казан, 15 март, "Татар-информ"). Казахстанның Костанай шәһәрендә беренче тапкыр «Татар кызы» бәйгесе уза, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты

«Татар кызы» бәйгесендә 18-25 яшьлек татар кызлары катнаша. Шуларның җидесе генә финалга үткән. «Дуслык» татар-башкорт җәмгыяте һәм өлкәнең Дуслык йорты бер ай дәвамында кызларны милли гореф-гадәтләргә өйрәтте. Алар милли бизәкләр чиккән, токмач әзерләгән һәм гөбәдия пешергән, диелә хәбәрдә.

«Финалда кызларның чыгышыннан тыш, чәкчәк күргәзмәсе дә оештырылыр дип көтелә. Һәр кыз үз чәкчәген алып килергә тиеш. Аларның бурычы – үзенчәлекле формада чәкчәк пешерү. Моннан тыш, кызларның һәркайсы үз куллары белән чиккән сөлге тәкъдим итәргә тиеш», — ди бәйгене оештыручы Дарья Щербакова.

Конкурсның финалы 17 мартта Казах драма театрында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100