news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанның Костанай өлкәсендә Нәүрүз бәйрәме турында сериал төшергәннәр

Әлеге сериалны төшерү идеясе Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев йөкләмәсе буенча әзерләнгән Нәүрүзне бәйрәм итү турындагы Концепция кысаларында кабул ителгән.

Казахстанның Костанай өлкәсендә Нәүрүз бәйрәме турында сериал төшергәннәр
"Казинформ" матбугат агентлыгы

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Казахстанның Костанай өлкәсе Дуслык йортында һәм төбәкнең этномәдәни берләшмәләре вәкилләре Нәүрүз бәйрәме турында мини-сериал төшергән. Бу хакта «Казинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Әлеге сериалны төшерү идеясе Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев йөкләмәсе буенча әзерләнгән Нәүрүзне бәйрәм итү турындагы Концепция кысаларында кабул ителгән.

Казахстанда сериал 14 марттан 23 мартка кадәр көн саен күрсәтеләчәк. Барлыгы – 9 серия, һәркайсы 3-5 минут бара.

Серияләр тарих көне, спорт көне, ата-бабаларны искә алу көне, зирәклек һәм белем көне, милли аш-су көненә багышланган. 22 мартта телевизор караучылар игътибарына тәкъдим ителәчәк соңгы сериядә Нәүрүзнең үзе, аны ничек бәйрәм итүләре хакында сүз бара. Боларның барысы да шушы сериядә күрсәтеләчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100