Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казахстанның Казандагы консулы: Абай Шиһабетдин Мәрҗәни шәкертләреннән белем алган
Жанболат Мурзалин казахлар белән татарлар арасындагы мөнәсәбәтләрне бик яхшы дип атады.
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казахстанның Казандагы консулы Жанболат Мурзалин бөек казах мәгърифәтчесе Абайның татар мәдрәсәсендә укыганын һәм Шиһабетдин Мәрҗәни шәкертләреннән белем алганын әйтте. Бу турыда ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Фәннәр академиясендә узган Абай Кунанбаевның 175 еллыгына багышланган конференциядә сөйләде.
«Татарлар белән казахларның бердәмлеген расларга кирәкми. Ул канга сеңгән. Бүгенге конференция бөек казах мәгърифәтчесе Абай Кунанбаевның 175 еллыгына багышланган. Аның татар мәдрәсәсендә укыганы һәм татарның бөек мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗәни шәкертләреннән белем алганы мәгълүм. Бу да татар һәм казах халкының бик якын булуын дәлилли», — диде Жанболат Мурзалин.
Консул фикеренчә, сәүдә, мәдәният һәм фән буенча хезмәттәшлек элеккеге заманнардан бирле актив килә. Татарлар белән казахлар арасында һәрвакыт икътисади яктан бик җитди симбиоз булган. Бер яктан мал-туар килсә, икенче якка үсемлек продуктлары киткән. Алыш-биреш ярминкәләрдә барган. Әлбәттә, бу тормышның мәдәни һәм гуманитар якларына да зур йогынты ясаган.
«Хәзер дә ике тугандаш халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне мин бик яхшы дип атар идем. Казахстанда 200 меңнән артык татар бар. Нигездә, аларның күбесе элеккеге Семипалатинск өлкәсендә яши. Абай Кунанбаев та шул якта туган», — диде Жанболат Мурзалин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз