news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанның беренче вице-премьерына Татарстан компанияләре потенциалын тәкъдим иттеләр

Россия һәм Казахстан арасында хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссия утырышы Татарстанның икътисади мөмкинлекләрен тәкъдим итүдән башланды.

Казахстанның беренче вице-премьерына Татарстан компанияләре потенциалын тәкъдим иттеләр
Михаил Захаров

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Казанда Россия Федерациясе һәм Казахстан Республикасы арасында хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиянең XX утырышында катнашучыларга Татарстанның сәүдә-икътисади потенциалы тәкъдим ителде.

Презентацияне ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов үткәрде.

Тәкъдим итү чарасы утырышның пленар өлеше башланганчы Казан Ратушасы фойесында узды. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры республика икътисадының төп юнәлешләре, шулай ук Татарстан һәм Казахстанның нинди өлкәләрдә һәм ни дәрәҗәдә нәтиҗәле хезмәттәшлек итүе хакында сөйләде.

2017 елда Татарстан һәм Казахстан арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше, 2016 ел белән чагыштырганда, 300 миллион долларга арткан.

Татарстан продукциясе экспорты, акчага күчереп исәпләгәндә, 600 миллион долларга якынайган. Казахстан продукциясе импорты 100 миллион доллар чиген узып киткән. Бу, 2016 ел белән чагыштырганда, 10 мәртәбә артыграк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100