news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурсолтан Назарбаев коронавирустан терелгән

Үзен яхшы хис итүгә дә карамастан, Казахстанның беренче Президенты үзизоляция режимын үтәвен дәвам итәчәк.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев яңа төрдәге Covid-19 коронавирусыннан терелгән. Бу хакта «Казинформ» агентлыгы Казахстанның беренче Президентының матбугат сәркатибе Айдос Укибайга сылтама белән хәбәр итә.

«Миндә яхшы яңалыклар бар. Елбасы (милләт лидеры – Т-и иск.) бүген коронавируска тест узды, ул тискәре нәтиҗә күрсәтте», - дип язган Назарбаевның вәкиле Twitter социаль челтәрендә.

Укибай сүзләренчә, Казахстанның беренче Президенты табиблар киңәше нигезендә «үзизоляция режимын үтәвен дәвам итәчәк, дистанцион рәвештә эшләячәк, аның саф һавада йөрүгә дә вакыты калачак».

Нурсолтан Назарбаевның коронавирус йоктыруы һәм карантинга китүе турында 18 июнь көнне билгеле булган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot