news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казахстаннан рәссам Камил Муллашев: Казанда Сөембикә ханбикәгә һәйкәл куярга кирәк

Сөембикә портретын иҗат иткән татар рәссамы Татарстан башкаласында Казан ханбикәсенә һәйкәлне тарихны онытмау өчен куярга кирәк, дигән фикердә.

(Казан, 3 август, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). "Казанда Сөембикә ханбикәгә һәйкәл куярга кирәк", - дип белдерде Татарстанның халык рәссамы, Казахстанның табигый фәннәр аккдемиясе әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы VI съездына Казахстаннан делегат булып килгән Камил Муллашев.

Камил Муллашевның 1997 елда иҗат иткән "Сөембикә ханбикә" портреты Казанда Бөтендөнья татар конгрессы VI съездының пленар утырышы узган М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында күргәзмәгә куелды.

"Мин Сөембикә портретын бик озак иҗат иттем. Бу инде өченче вариант. Мин кечкенә вакытта ук әти-әниләр Сөембикә ханбикә турында сөйлиләр иде. Профессиональ рәссам булып җитешкәч, мин бу бөек образга әйләнеп кайттым. Ләкин Казан ханлыгының соңгы ханбикәсен сурәтләү җиңел булмады. Миңа Казан ханлыгы чорындагы милли кием үрнәкләре сакланмау да авырлык тудырды. Кайбер рәссамнар Сөембикәне бик боек, кайгылы кыяфәттә сурәтли. Тарихта андый чаклар да булгандыр. Әмма минем Сөембикә горур, максатчан, аңарда бераз хәсрәт тә бар, тик ул батыр. Нәкъ минем халкым кебек", - диде 72 яшьлек Камил Муллашев.

Ул шулай ук: "Сөембикә ханбикәгә Казанда һәйкәл булырга тиеш. Безнең балаларыбыз милләтебезнең тарихын белергә тиеш. Тарихын белмәгән милләтнең киләчәге юк",- дип ассызыклады.

Камил Муллашев Бөтендөнья татар конгрессы кебек оешма да милли үзаңны үстерүдә зур роль уйнавын искәртте. "Съездның эше нәтиҗәле булсын дип телим. Татарларны берләштергән Татарстан яшәсен, һәрьяклап үсеш кичерсен. Бүген татар халкының киләчәге яшьләр кулында, аларга ана телебезне, рухи байлыгыбызны тапшырырга тырышырга кирәк", - диде Татарстанның халык рәссамы.

Мәгълүм булганча, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды Казанда 2-6 август көннәрендә уза. Анда Татарстан, Россия төбәкләре һәм чит илләрдән меңнән артык делегат һәм мактаулы кунаклар катнаша. Съезд кысаларында, ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм "Сөембикә" журналы редакциясе Казанда дөньяның төрле илләрендә яшәүче танылган татар рәссамнары һәм дизайнерлары хезмәтләреннән торган күргәзмә оештырды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot