news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казахстанга Татарстаннан теология һәм шәригать белгечләрен җәлеп итәргә җыеналар

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның Казахстандагы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев белән очрашты

Казахстанга Татарстаннан теология һәм шәригать белгечләрен җәлеп итәргә җыеналар
http://dumrt.ru

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Татарстанның Казахстандагы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев белән очрашты. Алар ике тугандаш республика арасында мөселман мәгарифен үстерүдә элемтәләрне ныгыту хакында сөйләште. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Денис Вәлиев Казахстан Республикасына Казаннан теология һәм шәригать белгечләрен җәлеп итү мөмкинлеген карауны сорады.

Камил хәзрәт хезмәттәшлек оештыруны хуплады. Казахстанга җәлеп ителгән Татарстан белгечләре белем күтәрү курслары, лекцияләр, төрле очрашулар оештыра, яшьләр белән очраша, форум-конференцияләрдә чыгыш ясый алырга мөмкин, диелә бу хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot