Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казахстанда татарга хөрмәт зур. Татар язучысы китабы күргәзмә түрендә иде – Камил Кәримов
Язучы Камил Кәримов Казахстанның Төркистан шәһәрендә уздырылган төрки язучылар очрашуында катнашты.
(Казан, 15 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Язучы Камил Кәримов Казахстанның Төркистан шәһәрендә уздырылган төрки язучылар очрашуыннан кайтты. Программада – төрки дөнья язучылары катнашында конференция һәм китап күргәзмәсе оештырылган, шулай ук язучылар Төркестан һәм Чимкент китапханәләрендә булганнар. “Татар-информ”га бу хакта Камил Кәримов үзе хәбәр итте.
Төркестанга Төркия, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан һәм башка төрки республикалардан 10 язучы килгән, Казахстанның үзеннән 14 язучы катнашкан. Очрашу Төркестанның төрки илләрнең мәдәни башкаласы булуы программасы кысаларында оештырылган иде.
Камил Кәримов үзенең төрки илләрнең хөрмәтле язучылары белән аралашуын, язучыларга мондый аралашуларның мөһимлеген әйтте.
“Әлеге чара төрки илләрнең һәм төрки телле язучыларның иҗади багланышларны ныгыту максатыннан оештырылган иде. Без төрки телле әдәбиятны пропагандалау мәсьәләләре буенча фикер алыштык. Китапларның аз тиражлар белән басылуы, укучыларның кимү проблемасы турында сүз булды. Дөресен әйткәндә, кардәш халыклар белән чагыштырганда, безнең хәлләр начар түгел икән әле. Китапларыбыз чыга – аларны күргәзмәләргә куярга оят түгел, алар укыла”, – ди язучы.
Ул казахларның тарихка һәм Чыңгызхан белән Аксак Тимердән башлап, бөтен тарихи шәхесләргә зур хөрмәт белән карауларын ассызыклады. “Язу өчен менә кайларга барып рухланып кайтырга кирәк булган! Мин үземнең алга таба ничек иҗат итәсемне күзаллап кайттым”, – ди Камил Кәримов.
“Казахстанда татарга хөрмәт бик зур – шуны күреп кайттым. Татар язучысының китабы иң күренекле урынга – Чыңгыз Айтматов китабы белән янәшә – иң түргә куелган иде”, – ди Камил Кәримов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз