news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанда Татар мәгарифе көннәре ачылды

Татарстан белән Казахстанның мәгариф оешмалары хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Казахстанның Уральск шәһәрендә Татар мәгарифе көннәре ачылды. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан делегациясе мәгариф оешмаларында казах теле буенча ачык дәресләрдә, шулай ук Габдулла Тукай музеенда булды. Татарстанның алдынгы укытучылары мастер-класслар үткәрделәр, мәдәниятләр диалогы һәм туган телне саклап калу буенча фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаштылар.

Моннан тыш, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте белән Ж. Досмухамедов исемендәге Көнбатыш Казахстан педагогика көллияте, шулай ук Казанның 2 нче лицей-интернаты белән Уральск шәһәрендә Назарбаевның Интеллектуаль физика-математика мәктәбе арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды.

Казахстан укытучыларына күпьеллык хезмәтләре, яшьләргә белем бирү һәм татар халык традицияләре белән тәрбияләү өлкәсендәге уңышлары өчен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы бүләкләре тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100