news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанда мәктәп укучылары «Қобыланды батыр» эпосын яттан өйрәнәчәк

Бәйге Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев тарафыннан куелган бурычларны гамәлгә ашыру максатыннан үткәрелә.

Казахстанда мәктәп укучылары «Қобыланды батыр» эпосын яттан өйрәнәчәк
архив/Михаил Захаров

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Казахстанда VI-X сыйныф укучылары арасында тарихи дастаннарны өйрәнү бәйгесе башлана. Бәйге кысаларында VI-X сыйныф укучылары казах халкының «Қобыланды батыр» дастанын яттан өйрәнергә тиеш булачак, дип хәбәр итә «Казинформ» агентлыгы.

  • "Кобыланды Батыр" - казах халкының героик эпосы, ул Кобыландыга - казах халкының милли героена багышланган.

«Казах Эпосы» республика проекты кысаларындагы бу бәйге Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев тарафыннан куелган бурычларны гамәлгә ашыру максатыннан үткәрелә.

«Поэтик текстларны өйрәнү укучыда тарихка, аның төп этапларына һәм нәтиҗәләренә башка төрле караш формалаштыра. Моннан тыш, хәтердә сакланган поэтик тестлар укучыларның сөйләм культурасы, укый-яза белүендә уңай чагылыш табачак. Әлеге проект шулай ук милли кодны формалаштыруга гаять зур йогынты ясаячак», - дигән Казахстан мәгълүматлаштыру һәм коммуникацияләр министры Даурен Абаев.

VI-X сыйныф укучылары арасында үткәреләчәк конкурс кысаларында бәйгедә катнашучылар казах халкының «Қобыланды батыр» дастанын яттан сөйләячәк, текстта очрый торган архаизмнарның мәгънәсен аңлатачак, казах теле һәм әдәбияты предметлары буенча мәктәп программасындагы сорауларга җавап бирәчәк.

Бәйгедә Казахстан Республикасындагы 5 мең мәктәптә белем алучы 50 мең укучы һәм 25 мең мөгаллим катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100