news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казахстанда мәктәп каникуллары озайтылган

Бу хәлләргә кадәр укучылар 10 гыйнварда укырга барырга тиеш иде.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Казахстанда мәктәп каникулларын озайту турында карар кабул ителгән.

«Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән укучыларның кышкы каникуллары 17 гыйнварга кадәр озайтылды», — дип республика мәгариф һәм фән министрының урынбасары Шолпан Каринов сүзләрен китерә РИА Новости.

Аның сүзләренчә, бу хәлләргә кадәр укучылар 10 гыйнварда укырга барырга тиеш иде.

Искәртик, республикада яшәүчеләр яңа елның башында күмәк митингка чыкты. Моңа газ бәясе ике тапкыр арту сәбәп булды.


news_right_1
news_right_2
news_bot