news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казахстанда мәчетләрне халык санына карап төзи башлыйлар

Бистәдә 70-500 кеше, районда 500-1500 кеше, өлкә, шәһәрдә 1000-5000 кеше сыйдырышлы мәчетләр булачак.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте мәчетләрне төзүнең махсус кагыйдәләрен раслаган. Гыйбадәт йортларын якын-тирәдә яшәүче кешеләр санына карап төзи башлыйлар. Бу хакта Казахстан мөселманнары Диния нәзарәтенең сайтында хәбәр ителә.

Астанада узган матбугат конференциясендә Серикбай казый Ораз әйткәнчә, мәчетләр һәр җирлектә халык саны буенча төзеләчәк. Мәчет зурлыгы урынга карап билгеләнәчәк. Бистә (70-500 кеше сыйдырышлы), район (500-1500 кеше сыйдырышлы), өлкә, шәһәр (1000-5000 кеше сыйдырышлы) мәчетләре зурлыгы төрлечә була.

Документта әйтелгәнчә, киләчәктә яңа мәчет төзелеше заманча таләпләргә туры китереп башкарылырга тиеш. Шулай ук мәчет ишегалдында автотукталыш, парк һәм башка кирәкле объектлар төзеләчәк.

  • 2018 елда Казахстанда 38 мәчет файдалануга тапшырылган. Бүген илдә 2626 мәчет эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot