news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанда "Җәлил йолдызы" Халыкара әдәби бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнде

2019 елда «Җәлил йолдызы» Халыкара әдәби конкурсы 15 февральдә, герой һәм шагыйрь туган көнендә башланды.

Казахстанда "Җәлил йолдызы" Халыкара әдәби бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнде
inform.kz

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Казахстанның Нур-Солтан шәһәрендә «Җәлил йолдызы» беренче халыкара бәйгесендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру тантанасы булды. Бу турыда «Казинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Беренче тапкыр легендар фронтовик шагыйрь иҗатына багышланган әдәби бәйге Казахстан башкаласында 2016 елда Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан узды.

«Казахстан халкы Ассамблеясы, татар һәм башкорт конгрессы химаясында «Дуслык» татар мәдәни үзәге оештырган бәйгенең чикләре шактый киңәйде. Шулай итеп, конкурс статусы халыкара дәрәҗәгә җитте. Бу тәкъдим Казахстан татарларының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында яңгырады һәм хупланды», – дип сөйләде Казахстан халык Ассамблеясе әгъзасы, «Дуслык» татар мәгариф-мәдәни үзәге җитәкчесе Яннат Низаметдинова.

2019 елда «Җәлил йолдызы» Халыкара әдәби конкурсы 15 февральдә, герой һәм шагыйрь туган көнендә башланды. Аның нәтиҗәләре август ахырында, Муса Җәлилне искә алу көннәрендә ясалды.

«2,5 айда конкурсны оештыручылар Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Россия Федерациясе төбәкләреннән 500 дән артык гариза алды, эшләр саны буенча Татарстан Республикасы, һичшиксез, лидер булды», - диде конкурсның жюри әгъзасы, Казахстан татар һәм башкорт конгрессы башлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы Рәисе урынбасары Тәүфыйк Кәримов.

Оештыру комитеты 300ләп эшне сайлап алды һәм карады. Бу шигырьләр, хикәяләр, эссе һәм Җәлил иҗатын өйрәнү иде. Моннан тыш, быел конкурсның географиясе генә түгел, аның жанрлары да киңәйтелде. Мәсәлән, потенциаль катнашучылар тәкъдиме белән Җәлилнең шигырьләрен туган телләренә тәрҗемә итү тәкъдим ителде. Бәйгегә казах, татар, рус, инглиз, таҗик, төрек һәм үзбәк телләрендә эшләр башкарылды.

Конкурста өч балалар һәм яшьләр категориясендәге 47 җиңүчедән тыш, иң яхшы эшләрнең авторларына 55 бүләк тапшырылды.

«Иң күп эш Татарстаннан алынды, активлык буенча икенче урынны Төркмәнстан өлкәсе алды, иң күп җиңүчеләр Павлодардан булды», – дип сөйләде конкурсның идея авторы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Дусумов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100